tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта «Ел кешесе”н бүләкләделәр
Түбән Новгородта «Ел кешесе”н бүләкләделәр

Түбән Новгородта «Ел кешесе”н бүләкләделәр

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның хәер-фатыйхасы һәм иҗтимагый оешмаларыбыз хуплавы белән “Туган як” газетасы редакциясе гамәлгә куйган “Ел кешесе” исеменә 2022 ел нәтиҗәләре буенча лаек булган Таһир Садек улы Мөхәммәтовны Ватанны яклаучылар көнендә туган авылы Татар Моклокасында узган зур патриотик чарада бүләкләдек.

Җирле клубның тамашачы залын шыгрым тутырып килгән халык каршында үзенең патриотик җырлары белән хәрби хәрәкәтләр ветераны, җәмәгать эшлеклесе, “Батырлык ордены” кавалеры Алексей Трофимов зур чыгыш ясады. Аннары Спас муниципаль округының җирле үзидарә башлыгы Татьяна Бирюкова, шушы җирлекнең депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалев һәм чакырылган хөрмәтле кунаклар җыелган халыкны җылы сәламләде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тылдан ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклап үтте һәм бу өлкәдә зур эшләр башкарып килгән Таһир Мөхәммәтовның игелекле хезмәтен югары бәяләде.

Шул форсаттан файдаланып, без Таһир Мөхәммәтовка  тантаналы рәвештә “Ел кешесе-2022” исемен раслаган Диплом, махсус бүләк һәм милли түбәтәй тапшырдык.

Әйтергә кирәк, бу яңалыкны хөрмәтле кунаклар да һәм Таһир Садек улының авылдашлары да көчле алкышлар белән кабул итте.

Аның җитәкчелегендә безнең төбәктән Украина җирлегенә чираттагы ике берәмлек техниканың 54 һәм 55 гуманитар ярдәм буларак озатылуының шаһитлары да булдык әле. Ә “Туган як” битләрендә  шушы гуманитар ярдәм турында даими язып торганыбыз өчен, хәрби бәрелешләрдә катнашучылар оешмасы исеменнән редакциябез Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*