tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Түбәтәйле манара” ның биеклеге 123 метр булачак
“Түбәтәйле манара” ның биеклеге 123 метр булачак

“Түбәтәйле манара” ның биеклеге 123 метр булачак

Башына гигант түбәтәй “кигән” манара төзү турында сүз күптән йөри иде. Берара онытылып та торган иде инде бу хакта.

Ниһаять, яңа хәбәрләр ишетелә башлады. Бу манараның проектын төзеп бетерү өчен халыкара конкурс игълан итәргә җыеналар. Шунысы билгеле: өстә күзәтү мәйданчыгы, аяк астында үтәкүренмәле идән булачак. Тәмлетамаклар өчен күңелсез ягы да бар: мөгаен, ресторан булмас, аның урынына каһвә эчү урыны гына ясарга уйлыйлар. Моны янгын куркынычсызлыгы белән бәйлиләр.

Манара тирәсендә парк ясарга җыеналар. Димәк, күңел ачу өчен кабат-кабат мондый биеклеккә менеп тормасаң да була. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, “Түбәтәй Tower” төзелешенә якынча ике ел сарыф ителәчәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*