tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә ТАССР җитәкчеләренең каберләренә чәчәкләр салдылар
Мәскәүдә ТАССР җитәкчеләренең каберләренә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә ТАССР җитәкчеләренең каберләренә чәчәкләр салдылар

Язмышлары ил башкаласы белән бәйле булган ТАССР җитәкчеләренең Мәскәүдәге каберләренә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТАССР белән 23 җитәкче — Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты беренче секретарьләре идарә иткән. 11 җитәкченең язмышы Мәскәү белән бәйле булган. Кемдер башкалада туган, ә кайсыберләре республика белән җитәкчелек иткәннән соң шунда эшләгән. Татар өлкә комитетының репрессияләнгән биш җитәкчесен Мәскәүдә атып үтергәннәр, алар Дон зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Чара Фикрәт Табиев җирләгән Данилов зиратында башланды. Ул 32 яшендә Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре була һәм төбәк белән 20 елга якын идарә итә. Фикрәт Табиев 2015 елда вафат булды.

Шунда ук разведчик Ибраһим Аганин, нелегал разведчиклар Шамил Хәмзин һәм Ирина (Бибииран) Әлимова, герой шагыйрь Муса Җәлилнең хатыны — Әминә Җәлил, халыкара журналист Фәрит Сәйфел-Мөлеков, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Әбделхан Әхмәтҗан, РФ атказанган тренеры Бядут Сәйфуллин җирләнгән. Мәрхүмнәр рухына доганы Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов укыды.

Мәскәүнең Дон зиратында совет чорында Татарстан белән идарә иткән җиде җитәкче җирләнгән: биш беренче секретарь һәм ике Хөкүмәт башлыгы. Алар барысы да 1937 елда атып үтерелгән. Бары тик 20 елдан соң гына реабилитацияләнәләр.

Алар белән бер кабердә тагын йөздән артык репрессия корбаны күмелгән, бу кешеләр барысы да ТАССР белән бәйле кешеләр. Алар арасында институт директорлары да, гади эшчеләр дә, язучылар да, хәрби җитәкчеләр дә бар. Алар барысы да атып үтерелә.
Республиканың башка җитәкчеләре Мәскәүнең Ваганьково, Введенское, Кунцево, Новодевичье, Троекуров зиратларында җирләнгән. Шушы көннәрдә Татарстан вәкиллеге аларның да каберләренә чәчәкләр салачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*