tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан артистлары чикләүләр беткәч зур концерт үткәрергә тәкъдим итте
Татарстан артистлары чикләүләр беткәч зур концерт үткәрергә тәкъдим итте

Татарстан артистлары чикләүләр беткәч зур концерт үткәрергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка блогерлар, артистлар һәм спортчылар белән очрашуда Covid-19 коронавирусына бәйле чикләү чаралары бетерелү хөрмәтенә зур концерт уздырырга тәкъдим иттеләр.

Республика башлыгының блогерлар белән очрашуында «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова әйтүенчә, пандемия аркасында концертларын туктатырга мәҗбүр булган Татарстан артистлары тамашачыны сагынган. Җырчы коронавирусны җиңү һәм чикләү чаралары бетерелү хөрмәтенә зур концерт оештырырга тәкъдим итте.

«Әгәр бу хәлне контрольдә тотсак, Аллаһ боерса барысы да килеп чыгар дип ышанам. Үзебез дә бик көтәбез. Барыбызда өйдә ятып туйдык, очрашасы, аралашасы, кеше арасына чыгасы килә. Тиздән шулай булыр дип ышанам», — дип җавап бирде артистның тәкъдименә Рөстәм Миңнеханов.

Блогерлар белән очрашу Казанның Адмиралтейство бистәсендәге № 26 шәһәр китапханәсендә узды. Аралашу барышында блогерлар Президентка республиканың тарихи урыннары буенча «Татарстан тарихлары» дип аталган видеогид тәкъдим итте. Шулай ук социаль челтәрләрдә эчке туризмны популярлаштыру идеяләрен әйттеләр.

Марат Ишкильдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*