tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түгәрәк өстәл форматында шигьрият кичәсе
Түгәрәк өстәл форматында шигьрият кичәсе

Түгәрәк өстәл форматында шигьрият кичәсе

28нче май көнне Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрь Булат Сөләймановның иҗатына багышланган түгәрәк өстәл форматында шигърият кичәсе узды. Себер татар мәдәният үзәгенең белгече Рузалия Корманалиева Булат Сөләймановның “Мин төп себер татарымын чыгышым белән” шигырен сөйләде, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән аның турында истәлекләрне укып таныштырыды. Чарада тарих фәннәре кандидаты Гөлзифә Бакиеваның чакыруы буенча Алтайның халык язучысы, шагыйрь, Алтай цивилизациясе институты директоры, Россия язучылар берлегенең сәркатибе, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Россиянең төрки халыклары Конгрессы президенты, Алтай халыклары телләре ассоцияциясе җитәкчесе Бронтой Янгович Бедюров катнашты.

Ерактан килгән галим тубыллыларны сәламләгәннән соң:”Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чорымда Булат Сөләйманов белән таныштым. Ул минем белән “якшыма” дип исәнләште. Теле Алтай халыклары теленә ошаганлыктан, кайсы милләт кешесе буласың дип сорадым.”Мин себер татары” дип җавап бирде. Шагыйрь Булат Сөләйманов–себер татарларының иң күренекле вәкилләренең берсе. Себер татарлары аның белән горурланырга, аның якты истәлеген хөрмәт итәргә тиешләр,”-дип Төмән өлкәсендә Булат Сөләйманов исемендә әдәби бәйге оештырып үткәрергә тәкъдим итте. Түгәрәк өстәл артында шагыйрьне яхшы белгән, аның белән очрашкан, аралашкан якташлары, чордашлары, ветеран укытучылар җыелганнар иде.

Себер татар халкының талантлы шагыйре, җәмгыять эшлеклесе Булат Сөләймановны искә алып Юрмы мәктәбендә эшләгән елларында шагыйрь белән укучыларның очрашулары турында, шагыйрьгә багышлап үткәрелгән хәтер кичәләрен ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова хатирәләре белән уртаклашты. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева талантлы шагыйрьгә иҗат юлында күп киртәләрне җиңеп чыгарга туры килгәне турында әйтеп, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде. Чарада һәр катнашучы Булат Сөләймановның шигырьләрен укыды, мәдәният үзәге җырчылары шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Себер татар мәдәният үзәге каршындагы тарих-этнография музеендагы Булат Сөләймановка багышланган экспозиция белән таныштылар, авторның китаплары күргәзмәсен карадылар.

Туган ягына, табигатенә, туган теленә багышлап иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре, чарада катнашучыларның чыгышлары Булат Сөләйманов якташларының күңелләрендә онытылмаслык, сүнмәс якты йолдыз булып сакланганын күрсәтте.

Фикер алышу мәйданчыгында узган утырышта катнашучыларТубыл шәһәре һәм районыннан булдылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*