tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган авылым” милли-туристлык үзәгендә татар батыры образы турында фикер алыштылар
“Туган авылым” милли-туристлык үзәгендә татар батыры образы турында фикер алыштылар

“Туган авылым” милли-туристлык үзәгендә татар батыры образы турында фикер алыштылар

“Туган авылым” милли-туристлык комплексында татар батырының образын торгызу мәсьәләсе буенча формаль булмаган киңәшмә узды.ин Фикер алышуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комплексның хуҗасы, ТР грепплинг Федерациясе Президенты Радик Габдрахманов, шулай ук тарихчылар, музей хезмәткәрләре, “Туган авылым” комплексының туризм бүлеге белгечләре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар кылычын торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде һәм аның батыр образындагы аерылгысыз өлеше ассызыкланды. Шунысы игътибарга лаек, комплекс базасында туристларны җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек белән түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләргә карата кызыксыну уяту өчен тематик проектлар әзерләнә. Әлеге программалар кысаларында кылыч белән шоу, милли уен коралларында уйнаячак артистлар белән тамаша оештыру һ.б. планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*