tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия күген яктыртучы “Чулпан”
Удмуртия күген яктыртучы “Чулпан”

Удмуртия күген яктыртучы “Чулпан”

“Чулпан” театры тамаша куясын ишетсә, Ижау татарлары, кырык эшләрен кырык якка ташлап,спектакль карарга ашыга. Әйе, “Чулпан” театры 3-4 ел эчендә эчтәлекле спектакльләре белән үзләрен танытырга, тамашачының күңелен яуларга өлгерде.

Барысы да 2011 елда Муса Җәлил исемендәге китапханәдә язучыларның юбилейлары уңаеннан әсәрләрне сәхнәләштерергә кирәк булганда, Рафилә Рәсүлева җитәкчелегендә кечкенә әсәрләрне сәхнәләштерүдән башланып китә.  Рәфиләнең  сәхнә тормышы белән янып йөрүе, театрга мәхәббәте, оештыру сәләте үзе кебек сәхнә тормышын яратучыларны тупларга этәргеч булгандыр да. Бүгенге көндә “Чулпан” театры Удмуртия районнарында яшәүче татарларга гына түгел, Татарстан күләмендә дә танылды. Ул Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” Бөтенрәсәй татар театр коллективлары арасындагы бәйгедә 6нчы тапкыр катнашып, төрле номинациядәге дипломнарга ия булды. Быелгы бәйгедә исә Россиянең 10 төбәгенән күрсәтелгән 12 тамаша арасында “Аты барның дәрте бар” дигән спектакль белән III дәрәҗә дипломга ия булды.

Бездә бер матур традиция бар: Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулап кайткан милләттәшләребез белән редакциядә очрашып аралашу, тәбрик итү гадәткә кергән Артистлары журналистларның сорауларына җавап биреп, бәйгедән алган хис-кичерешләре белән уртаклашып кына калмадылар, быелгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Быел театрда яшьләр барлыкка килде. Аларның театрга очраклы гына килмәүләре аеруча сөенечле күренеш.  Әйдәгез, артистларның үзләренә сүз бирик.

Айдар Абашев: “Сәхнә күренешләрендә беренче тапкыр мәктәптә укыганда, Починки авыл клубында катнаша башладым. Укытучыбыз Мәрьям Арасланованың, мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Есенеевнең сәхнә тормышына мәхәббәт уятуда өлешләре зур. Укуымны тәмамлап, Ижау шәһәренә –Республика мәдәният көллиятенә укырга кергәннән бирле “Бәхет” ансамбле, “Чулпан” театры җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева белән тыгыз эшлибез. Нинди генә чара булмасын, ул сәхнәгә чыгарга, мәдәни тормышта чыныгу алырга мөмкинлек бирә. Бу минем өчен бик тә мөһим. Чөнки – Мәдәният көллиятендә алган белемемне сәхнәдә ныгыту, тәҗрибә туплау да бит әле. Киләчәктә укуымны театр юнәлеше буенча дәвам итәсем килә. Хыялым – Салават җыр театрына укырга керү.

Ә “Чулпан” театрына килгәндә, куеласы тамашалар әле тагын да күп булыр дип уйлыйм.

Фазыл Мәйдуллин: “Сәхнәгә чыгуым беренче булмаса да, театрда уйнау, мондый җитди роль башкару минем өчен тәүге тапкыр булды. Әле өлкән кешене уйнарга туры килүе дә минем өчен катлаулырак тоелды. Төркемебездә тәҗрибәле кешеләр булу, киңәшеп эшләү, бердәмлек икеләнүләремне юкка чыгарды. Миңа сәхнәгә чыгу, тамашаларда катнашу бик ошый. Рольгә керү, нинди дә булса вакыйганы тасвирлау, миңа тормыш турында тирәнрәк уйланырга, ситуацияләргә үземне башка кешеләр күзлегеннән чыгып карарга ярдәм итә. Ә театр тамашачыны уйландыра, тормыш вак-төякләреннән арынып торырга, бераз хисләнеп алырга ярдәм итәдер. Балачактан ук иҗат, сәхнә тормышын күреп үстем. Әтием Фаиз Мәйдуллин иҗатка, мөкиббән кеше, нәфис сүз остасы. Шуңа да театр миңа бик якын”.

Муллаян Баһавиев: “Чулпан” театры оешканнан бирле бер генә

тапкыр уйнавым түгел. Быел: “Талантлы яшьләр дә калкып килә, инде

уйнамам”, дигән идем. Әмма агымдагы ел театр елы булгач, Рафилә тәкъдим иткән рольне башкарырга каршы килә алмадым. Бу тамаша минем күңелгә бик хуш килде. Мин башкарган герой авызыннан әйтелгән сүзләрдә бик күп мәгънә бар. Ул хаталарын ярлыкауны сорап, Ходайга ялвара. Әлеге ялваруында үзе өчен генә түгел  яшь буын өчен дә гафу үтенә, аны яшьләрнең аңлавын сорый. Тамашачы бу спектакль аша буыннар бәйләнешенең, аңлашып яшәүнең никадәр бәхет икәнен ачык тасвирлый. Режиссерыбыз Рафилә Рәсүлева тарафыннан бик уңышлы сайланылган әсәр дип уйлыйм. Гомумән, театрның тамашачы күңелен агартуда өлеше зур”.

Венера Гатауллина: “Бар тормышыбыз театр, ә без анда актерлар, диләр. Бу фикер белән килешәм. Театрларның нигезендә тормыштан алынган күренешләр ята. Минем сәхнәдә уйный торган ролем – гаиләне саклап яшәүче, иренә каршы килмәүче, тыйнак, сабыр татар хатын-кызы. Үз ролемне яратып башкардым. Бәясен тамашачы бирер”.

Илдус Хуҗин: “Ролем бик ошады, мин аңа бик уңай, җиңел кереп киттем. Гомумән,  миңа сәхнә тормышы ошый. Мөмкин булса, мин аннан аерылмыйча, уйнар идем. Театр узганнан соң, сәхнә тормышын бик сагынам. Спектакльдә уйнау мине җиңү яулау теләге, яки тамашачы алдына чыгу белән генә кызыктырмый.  Иҗади төркем белән аралашу, репетицияләргә йөрү мизгелләре белән үк канатландырып, яшәртеп җибәрә”.

Очрашуда Рафилә Рәсүлева бәйгенең барышы, нинди бәя бирелүе, ничек бүләкләнүләре турында тәфсилләп сөйләп узды. “Шундый зур бәйге оештырганнары, безне  ил күләменә алып чыкканнары өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Казанга бару өчен автобус табып биргәне өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә рәхмәт җиткерәсем килә. Бу җиңү – безнең уртак көч. Күмәк тырышлыгыбыз җимеше”, – дип, ул бу тамашада катнашучы барлык артистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, изге теләкләрен җиткерде.

“Чулпан” театрының киләчәктә планнары белән уртаклашып, якын киләчәктә балаларны сәхнәгә җәлеп итү, балалар театры булдыруга да басым ясаячагын әйтте.

Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән Габдулла Тукай. “Чулпан” үзешчән театрына озын гомер, иҗади казанышлар, яңа биеклекләр яулавын телибез.

Элмира Нигъмәтҗан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*