tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә 220 кешелек Ифтар узды
Удмуртиядә 220 кешелек Ифтар узды

Удмуртиядә 220 кешелек Ифтар узды

24 нче апрельдә Удмуртиядә 220 кешелек Ифтар узды. Уртак кичке ашны Удмуртиянең «Ак Калфак» татар хатын-кызлары берлеге һәм Удмуртия Республикасының «Наследие» халыклар берләшмәсе оештырды.

Ифтар ашларын алар бергәләп ел да оештырырга тырыша. Кичке ашка безнең күп милләтле республикабызның барлык халыклары вәкилләрен чакырылды.
Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Дагстан мөфтие ярдәмчесе Абдулла Ахалов мөхтәрәм кунаклар булды.

Ифтарга безнең төбәкнең 15 милли-мәдәни берләшмәләре активистлары һәм җитәкчеләре җыелды. Алар арасында Корея, Мари, Израиль, Башкорт, Казак, Таджик, Үзбәк оешмалары, шулай ук Кытай мәдәнияте үзәге һәм башкалар катнашты.
Кунаклар ифтар традицияләре белән таныштырылды, мөселман җырлары яңгыратылды.

Хатын кызлар, ирләр хәм балалар өчен Ислам тарихы буенча викториналар үткәрелде.
Чара ахырында һәр хатын-кызга роза чәчәге бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*