tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә чыгучы “Яңарыш” газетасына язылырга онытмагыз!
Төмәндә чыгучы “Яңарыш” газетасына язылырга онытмагыз!

Төмәндә чыгучы “Яңарыш” газетасына язылырга онытмагыз!

2022 елның икенче яртыеллыгына «Яңарыш»ка язылу дәвам итә. «Яңарыш»ка «Почта России» сайтында да онлайн язылырга мөмкин. Аның өчен «Подписка онлайн» бүлегендә «Яңарыш»ны табарга, адресыгызны күрсәтергә һәм карта ярдәмендә түләргә генә кирәк.

Язылу бәясе: 6 айга – 383 сум 16 тиен, Индексы ПР750.

Рәсемдәге Шәмшия апа Гомәровага – 82 яшь. Ул Вагай районы, Баеш авылындагы иң олы яшьтәге кеше. Күз күреме начарланса да, яраткан газетасыннан башка яши алмый. «Яңарыш» ны сагынып көтеп ала, яратып укый. Газета аша ил, өлкә хәлләре белән таныша, милләттәшләренең тормышын күзәтеп бара. Газета язмаларындагы геройлар арасында танышлары очраса, чиксез шатлана. Газета алдырмаучыларны аңлый алмый.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,

Төмән шәһәре

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*