tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Черек күл» паркында «Күпкырлы Тукай» перформансы узачак
«Черек күл» паркында «Күпкырлы Тукай» перформансы узачак

«Черек күл» паркында «Күпкырлы Тукай» перформансы узачак

29 нчы апрель көнне «Черек күл» паркында «Күпкырлы Тукай» дип исемләнгән шигъри-хореографик перформанс узачак. Анда Кариев исемендәге театр артистлары шагыйрьнең шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыйлар.

Куелышта Нуриәхмәт Сафин, Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Рамил Вафин катнашачак. Режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева.

Чара шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Күрсәтү Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Кариев исемендәге театр тарафыннан оештырыла.

Перформанс 18:00 сәгатьтә башлана, аны бушлай карарга була, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

kzn.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*