tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә милли чаралар гөрләде
Удмуртиядә милли чаралар гөрләде

Удмуртиядә милли чаралар гөрләде

Ижау шәһәренең «Спартак» халык иҗаты йортында берьюлы берничә чараны үз эшенә алган кичә булып узды. Иртәнге сәгатьтә милләттәшләребезне «Татар базары» дип аталган ярминкә каршы алды. Милли киемнәр, бизәнү әйберләре, төрле кул эшләре, милли ризыклар, татар телендә китаплар сату белән «Спартак» халык иҗаты йорты шау-гөр килеп торды. Биредә төрле остахәнәләр, күргәзмәләр дә эшләде. Халык шактый җыелып өлгергергәч,«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан «Килен чәе» йоласы күрсәтелде. Әлеге йоланы курсәтүчеләр гореф-гадәтләрне, элекке җырларны гына күрсәтеп калмады, кичәгә килгән барлык тамашачыларны телне йотарлык тәмле коймак һәм матрүшкәле килен чәе белән дә сыйлады.

Алга табан Удмуртия һәм Татарстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан  музыкаль композиция, концерт күрсәтелде. Удмуртиядә эшләүче тамашачыларның күңелен яулап өлгергән Ижау һәм Удмуртия районнарыннан татар ансамбльләре чыгыш ясадыдар. Бу көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономисенең 15 еллык юбилеена багышланган чара һәм отчет- сайлауҗыелышы булды, киләсе өч елга рәис һәм идарә әгьзалары сайланды.Җыелышта катнашучылар бертавыштан Рәмзия Илдус кызы Габбасованы сайлап куйды. Әлеге вакыйгаларга бай чарага Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары  Илгиз Илдар улы Халиков, Удмуртия районнарыннан милли юнәлештә актив эшләүче вәкилләр, Удмуртиянең милли сәясәте министлыгыннан Виктория Папаева килгән иде.Ул министрлык исеменнән залда утыручыларга кайнар сәламнәр җиткерде. Автономиянең эшенә бәя биреп, ул аның Халыклар дуслыгы йортында узган барлык чаралар да актив катнашуы, эчтәлекле проектлар язып, әледән-әле грантлар отуы турында ассызыклады. Шулай ук ул Рәмзия ханым Габбасованың эшенә уңай бәя биреп үтте: “Ул безнең Удмуртия башлыгы каршында эшләп килгән иҗтимагый совет әгъзасы да. 2018нче елда УР мактау тактасына эленде. Бу юкка гына түгел, ул моңа башкарган күпкырлы әһәмиятле эшләре өчен лаек булды”, -диде ул.Рәмзия ханымга яңадан-яңа уңышлар теләде.

Казан кунагы Илгиз Халиков үзенең Ижауга килеп биредә татарларның киләчәге ныклы,бирелә күпкырлы эш алып барылуын үз күзләребелән күреп сөенүен белдерде.

Милләт өчен изге эштә Бөтендөнья татар конгрессыбулдыра алганча ярдәм итәчәге турында әйтте. Күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше булачак,ул үзенең бүгенге көндә татар телен өйрәнү мәсьәләләре халкында бик  борчылуын әйтте. “Хәзерге вакытта закон нигезендә татар сыйныфлары ачарга момкинлекләр бар. Ата-аналарның мәктәп директорына язган гаризасы булса, аларның теләкләрен кире кагарга тиеш түгелләр”, – диде. Ата-аналар белән сөйләшеп, татар сыйныфларын ачу юнәлешенә күбрәк игътибар бирергә өндәде.

Рәмзия Габбасова үзе автономия белән житәкчелек иткән 6 ел эш барышына хисап тотты.Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, милли юнәлештә зур эш нәтиҗәләренә ирешербез дигән ышаныч, дәрт белән таралышты җыелыштан җәмәгать эшлеклеләре.

Эльмира Нигъмәтҗан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*