tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәрендә балаларга милли тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Уфа шәһәрендә балаларга милли тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Уфа шәһәрендә балаларга милли тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Уфа шәһәренең Дим бистәсендә балалар бакчалары җитәкчеләре hәм хезмәткәрләренә “ФДБС МБ (ФГОС ДО) стандартларын үтәү шартларында социаль партрнерлык моделен микро- hәм макросоциумда тормышка ашыру” дип аталган доклад тәкьдим ителде. Бу чараны 115нче балалар бакчасы оештырды.

Чарада БР Уфа шәһәре администрациясенең әйдәп баручы белгече Вагина Екатерина Сергеевна катнашты. Узенең чыгышында БР татар хатын-кызлары берләшмәсе “Ак калфак”ның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дөрес тәрбия бирү, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау өстендә эшләүләрен хуплады, рәхмәтләрен белдерде.

Өлкән тәрбияче Сәлимә Гамир кызы Зиянгирова (күп еллар “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы) балаларга милли тәрбия бирүдә ата-аналарны җәлеп итү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тәрбиячеләргә милли уеннар күрсәтте.
БР татар хатын-кызлары берләшмәсе “Ак калфак” президенты Люция Ябир кызы Вафина яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү турында чыгыш ясады.
Альбина Ремдат кызы татар хатын-кызлары баш киеме калфакның тарихын сөйләде hәм осталык дәресе үткәрде. Дәрес тәрбиячеләр арасында зур кызыксыну уятты hәм бу бик әһәмиятле очрашуны башка балалар бакчаларында да үткәрүне сорады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*