tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” Республикакүләм бәйгесе узды
Ижауда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” Республикакүләм бәйгесе узды

Ижауда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” Республикакүләм бәйгесе узды

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында өченче тапкыр “Татар малае, татар кызчыгы-2023” Республикакүләм бәйгесе узды.

Бәйрәмдә милли сәясәт министры урынбасары Филатов А В., Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгече Братухина Н.В., һәрвакыт ярдәм кулын сузучы эшмәкәр Ижау шәһәренең “Центральная” стоматология салоны директоры Шарифуллин Р.Г. катнаштылар.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне яратучы 4 малай һәм 4 кыз иң-иң исемен алу өчен көч сынашты. Бәйгедә катнашучы һәр сабыйның чыгышын әзерләүдә әти-әниләрнең, әби-бабайларның, тәрбиячеләрнең зур хезмәте күренеп тора иде. Ә балаларның эчкерсез елмаюлары, шатланулары, шул ук вакытта сәхнәдә дулкынланулары бәйгене бәйрәмгә әверелде. Балалар үз гаиләләре белән биеделәр, җырладылар, уйнадылар.

“Татар малае-2023” исеменә – Имран Сөләйманов, ә “Татар кызчыгы-2023” исеменә Җәләлетдинова Әмилә лаек булды. Спонсоралардан һәр балага һәм әти- әнигә бүләкләр тапшырылды. Һәр кызыбыз калфакка лаеклы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*