Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфада ислам финанслары хакында сөйләштеләр
Уфада ислам финанслары хакында сөйләштеләр

Уфада ислам финанслары хакында сөйләштеләр

10 февраль көнне Уфа “Ихлас” мәчетенең конференц-залында “Ислам финанслары” исемле семинар узды. Әлеге семинарда 60тан артык кеше катнашты. Алар арасында хокук белгечләре, икътисадчылар, Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең ислам финанслары буенча белгечләре булды.

Чараның спикерлары “АК БАРС КАПИТАЛ” этик финанслар идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин һәм “Жилищные традиции” торак кооперативының “Рассрочка по шариату” проекты координаторы Рәмил Батыршин булдылар. Р. Батыршин мөселманнар өчен иң актуаль булган сорауларның берсен – торак мәсьәләсен күтәрде.

Р. Хәлиуллин кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать кануннары белән бәйләнеше турында сөйләде. Семинар бик актив үтте. Катнашучылар сорауларына җавап алып, очрашудан канәгать калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*