tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясауга бәйгене озайттылар
Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясауга бәйгене озайттылар

Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясауга бәйгене озайттылар

Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясау конкурсын озайттылар. Гаризаларны 2022 елның 4 апреленә кадәр бирергә мөмкин.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан Республикасында туган совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл өчен проект бәйгесен Мәдәният министрлыгы оештыра.

Һәйкәл Ленин исемендәге паркта Совет һәм Тукай урамнары чатына урнаштырыла.

Авторлар конкурста катнашу өчен гариза, проект, аңлатма кәгазен, графика материалын һәм смета-финанс хисабын агымдагы елның 4 апреленә кадәр тапшыра ала.

Алар Башкортстанның «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлегендә (Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 148) кабул ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*