tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәhәренең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге каршында татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә
Омск шәhәренең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге каршында татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә

Омск шәhәренең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге каршында татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә

Менә инде өч ел рәттән ерак салкын Себердә урнашкан Омск шәhәренең  “Иртыш” Өлкә татар милли-мәдәни узәге (башкарма директоры Наил Мәчрур улы Марятов) каршында татар якшәмбе мәктәбе эшли.

16 гыйнвар көнне шәhәрдән 30 чакрым ераклыкта урнашкан авыл хуҗалыгы фермасында күптән планнаштырылган күчмә ачык дәрес белән экскурсия үтте. Наил Рәшид улы Карымов чакыруы буенча якшәмбе мәктәбенең укучылары “Талисман” ат клубында кунакта булдылар. Экскурсия алып баручысы хуҗалык белән таныштырды, атлар турында бик күп мәгьлүмәт бирде, кунаклар атларны кишер, шикәр белән сыйладылар, экскурия азагында татар токымлы атка атланып, ат чабыштырып та алдылар.

Уен мәйданчыгында шугаякларга утырып биек таудан шудылар, бала чакны искә төшереп, таганнарда биеккә атынулар бигрәк кызык булды, чыршы тирәсендә эйлән- бәйлән уйнап, кышкы уеннар тәмамлангач, ашханәгә кереп, тәмле пылау, татар ашлары ашап, эссе чәйләр эчеп, татар җырлары җырлап, күңелле ял иттеләр.

Бу чарада Төркиядә Истамбул Университетында укучы Йосыф Ниязов та катнашты. Омск өлкәсенә ул себер татарларының көн күрешләрен, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максаты белән килгән. Ачык дәрес барышында ул Төркиядә яшәуче татарларның көн күрешләре, гореф-гадәтләре, тел диалектында булган охшашлыкларны, аермаларны ачыклады. Шулай итеп, кунаклар күңелле ял итеп, хуҗаларга рәхмәтләрен җиткереп, күтәренке куңел белән таралыштылар.

Наил Марятов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*