tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча аралашу узды
Уфада Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча аралашу узды

Уфада Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча аралашу узды

17 сентябрь көнне, Уфада Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча аралашу узды. “Book club Ufa” оештырган бу чарада Уфа “Нур” татар дәүләт театры актерлары –  Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмут Фатыйхов, Башкортстанның атказанган артисткасы Резида Зарипова һәм театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина да катнаштылар.

Очрашуда Туфан Миңнуллинның шәхес масштабы,  “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәренең һәр персонажы, пьесаның төрле театрларда куелышы турында сүз барды.
“Нур”лылар 2022 елның июнь аенда чыккан “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең премьерасы һәм үзләренең образлары турында сөйләделәр.
Гомумән, сүз фәлсәфи юнәлештә булып, тормышка, дөньяга позитив караш, кешеләрнең бер-берсенә булган тәэсире, тел мәсьәләсе һәм башка җитди темалар да күтәрелде.

Әйткәндәй, “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 15 һәм 29 октябрьдә күрергә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*