tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе узды
Тубыл шәһәрендә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе узды

Тубыл шәһәрендә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе узды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Кичәдә шагыйрәнең дуслары, туганнары, аның шигырьләрен яратып укучы якташлары җыелган иде.

Галия Абайдуллинаны иҗат уңышлары белән кичәне оештыручы Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишев котлап Рәхмәт хатын тапшырды, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Рифкать Насыйбуллин, шагыйрь Хәлил Вагайлы, өлкә себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова котладылар. Тубыл шәһәре татарлары һәм себер татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова җылы сүзләр белән котлап, Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм бүләкләрен тапшырды.

Хөрмәтле кунаклар арасында Әнәс Гаитов, Урал Агишев, Алсу Хәлитова, Эмилия Иванова, ветеран укытучы Гөлҗиһан Закирова, Роза Яхина һ.б чакырылган тамашачылар булды.

Чараны оста алып барган Римма Шәрипова тубыллыларның горурлыгы булган Галия Абайдуллинаның иҗаты турында сөйләде, программаны себер татар мәдәният үзәге артистларының чыгышлары бизәде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә шагыйрә үзенең иҗатка килү юллары турында:“Шигърияткә миңа юлны өлкә газетабыз “Яңарыш”, аның беренче редакторы Азат Сәгыйтов, танылган язучы Якуб Зәнкиев юл ачты. Минем каләм тибрәтүем, шулай башланды,”-дип сөйләде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә дә “Яңарыш” газетасында Галия апа Абайдуллинаның шигырьләре еш басылып килә.

Кичәдә эчтәлекле чыгышлар, шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, Ихлас күңеле белән язган шагыйрәнең татар һәм себер татар телендә иҗат иткән шигырьләрен ветеран укытучы Алсу Хәлитова сөйләде. Хәлил Вагайлы үзе язган шигырен укыды, аның башкаруында музыкаль бүләге дә кичәне бизәде.

Тубыллыларның сөекле шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның иҗатына багышланган ”Тел сагында торамын” дигән кичә күңелле, матур, саллы үтте. 30 китап чыгару бәхетенә ирешкән автор:”Бүгенге көндә тагы өч китабым чыгарга тиеш. Берсе Мәскәүдә, икенчесе Төмәндә, өченчесе Тубылда. Соңгы “Көлтөргецләр мә, пелтергецләр мә?” китабымда безнең халыкта сакланып калган Хуҗа Нәсретдин мәзәкләре кертелгән. 50 данә тираж белән басылып чыккан китапны укучылар яратып укыйлар. Укучыларын тапкан китапны Тубылның “Полиграфист” типографиясендә чыгардык. Киләчәк буын үз туган телләрен белсеннәр, саклап калсыннар дип шигырьләремне себер татар телендә дә язам,”-дип сөйләде. Кичәгә килгән тамашачылар Галия Абайдуллинаның китаплары күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар. Шигърият сөючеләр, шагыйрәнең иҗатын яратучы дуслары Хөсниҗамал Бухартдинова, Тимербикә Сайфуллина, ветеран укытучы Гөлҗиһан Закирова һ.б Галия Абайдуллинага киләчәктә дә тормыштан ямь табып, мәгънәле, матур шигырьләр иҗат итеп озак еллар яшәргә язсын дип теләкләрен юлладылар.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*