tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфага Россия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде
Уфага Россия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде

Уфага Россия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде

Бүген Уфага Россия Федерациясе регионнарыннан татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде. Биредә алар “Ихлас” мәчете һәм Уфаның “Нур” татар дәүләт театры белән таныштылар. Кунакларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук шәһәр кунаклары “Нур” театры каршындагы мәйданда шагыйрь Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе профессор Альберт Борһанов,Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнаша.

12 декабрьдә Уфада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегенең тантаналы чарасын уздыру планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*