tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбендә “Без – Тукайлы халык” дип аталган чара узды
Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбендә “Без – Тукайлы халык” дип аталган чара узды

Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбендә “Без – Тукайлы халык” дип аталган чара узды

20 февральдә Уфаның 41 нче мәктәп бинасы татар милли киемендәге, калфак-түбәтәйле кызлар һәм малайлар тавышыннан гөрләп тора иде, чөнки биредә Туган телләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара узды. Бәйрәмдә балалар татар теленә багышланган шигырьләр укыды, җырлар җырлады, ана теленең тормышта ни өчен кирәклеге турында фикер алышты. Популяр җырчы һәм композитор, тальянчы, мәктәпнең музыка буенча педагогы Айдар Юнысовның моңлы баян тавышы чыгышларга тагы да ямь өстәде.

Ләкин иң мавыктыргычы, мөгаен, телгә бәйле уеннар булгандыр. Мәктәпнең директор вазыйфасын башкаручы Дилбәр Байгуҗина һәм татар теле укытучысы Гөлназ Абдуллина җитәкчелегендә балалар, ике командага бүленеп, мәкальләрнең дәвамын уйлап таптылар, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен аңлаттылар, русча сүзләрне татарчага тәрҗемә иттеләр. Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелде. Ахырда һәр команданың җыелган баллары бертигез – унбишәр булып чыкты. Шулай итеп, монда да дуслык җиңде.

Бәйрәм ахырында мәктәпнең фольклор һәм журналистика буенча педагогы, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов балаларга Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә әзерләнгән истәлекле бүләк – “Без – Тукайлы халык!” дип исемләнеп, үз эченә бөек әдибебезнең төрле ил һәм республика артистлары тарафыннан укылган шигырьләрен, җырланган җырларын, уйналган спектакль өзекләрен бергә туплаган флешкаларны таратты. Бәйрәм һәркем күңелендә җылы тәэсир калдырды.

Илдус Фазлетдинов

tulpar.info

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*