tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш каләм тибрәтүчеләре алга юл яра
Мамадыш каләм тибрәтүчеләре алга юл яра

Мамадыш каләм тибрәтүчеләре алга юл яра

Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музееның Якташлар залында искиткеч җылы һәм тере очрашу узды.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова һәм туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова инициативасы белән узды бу кичә. Алар аны үзләре үк алып та бардылар.

Очрашуга Мамадышның татар телендә каләм тибрәтүче хатын-кызлары чакырылган иде. Инде туган як авыллары тарихына һәм җирле фольклорны җыюга багышланган саллы җыентыклар авторы Гөлфинур Дувалова иҗаты белән тирәннән таныштык. Музей хезмәткәре Гөләндәм Давыдова да тарих чоңгылында хезмәтләре тиешенчә бәяләнми калган легендар райондашларыбызның якты исемнәрен халыкка кайтару эшен максатчан дәвам итә. Ул да узган ел үзе чыгарырга өлгергән ике китабының туу тарихын бик кызыклы итеп сөйләде. Җирле шагыйрәләр Рәсимә Галиева, Рәкыя Дәүләтшина һәм Ландыш Макароваларның да сөенечләре зур – кулларында халык белән уртаклашыр яңа җыентыклары бар хәзер.

Җәмәгатьчелеккә исеме күптәннән таныш шагыйрә Илгизә Нәзированың да шигырьләре якын киләчәктә дөнья күрер дигән өметтә калабыз.

Көек-Ерыкса авылы китапханәчесе Миләүшә Халикова да әдәбият дөньясына  ныклы адымнар белән кереп бара. Үз алдына: “Көн саен – бер шигырь!” – дигән максат куйган.

Әйе, районыбызда чыккан китапларның һәркайсы тиңдәшсез энҗе бөртегенә тиң. Авторлар тоткан кыйблаларына тугры калсыннар, кулларыннан каләмнәрен төшермәсеннәр, иҗат чишмәләре берүк саекмасын!

Җыелышта район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридоновның да катнашуы аңа җитдилек өстәде, авыл китапларын язганда килеп туган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итте.

Очрашуның тагын бер  максаты – бу көннәрдәге шактый бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтү иде. Үлемсезлеге белән татарны дөньяга таныткан герой шагыйрь Муса Җәлилне, бөек җырчыбыз Илһам Шакировны искә алдык, алар рухына догалар багышладык.

“Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!” – дигән юллар бирегә җыелучыларның да җан авазы ич инде…

Тиздән булачак Туган тел, Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көне – берсе дә игътибардан читтә калмады.

Кичә барыбыз бергәләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Алга таба да мондый очрашуларны ешрак уздырырга, бердәм булып, тыгыз аралашып яшәргә кирәк дигән ныклы карар белән таралыштык.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*