tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл районында “Туган тел” ансамбле эшләп килә
Тубыл районында “Туган тел” ансамбле эшләп килә

Тубыл районында “Туган тел” ансамбле эшләп килә

Тубыл районындагы Байкалово авылында туып-үскән Асия Сиаутдинованы өлкә күләмендә генә түгел, ә илебездә танылган, Ирек авылы клубы каршында эшләп килгән “Туган тел” фольклор-этнография ансамбленең җитәкчесе буларак беләләр.

Хәтта аларны “Россия-1”, “Мәдәният” үзәк каналларыннан, “Дөнья” программасында күрсәттеләр, Төмән төбәгендә чыгып килүче тапшырулар авторлары сюжетлар әзерләделәр. “Туган тел” ансамбле турында яңалыклар өлкә газетабыз “Яңарыш”та да яктыртылып бара.

22 ел татар юнәлешендә эшләгән, тормышы, яшәү рәвеше татар мәдәнияте белән бәйле булган Асия апа авыл клубында эшли башлаган елларны искә алды.

– Мин пешекче идем. Авыл клубында эшләргә кеше булмаганга, мине чакырдылар. Бу юнәлештә эшләмәгәнгә күрә, үзем кырыкка якынлашып килсәм дә, Тубыл шәһәренең мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем. Читтән торып укыдым, эшемдә тәҗрибә тупладым. Беренче елны авыл советы рәисеннән электр плитәсе сорап, “Хуҗабикәләр” түгәрәген оештырдым. Авыл кызларын милли ризыклар пешерергә өйрәттем. Ансамбльдә без хәзер 14 кеше. 87 яшендәге Нурия апа Сиаутдинованы соңгы юлга озатканга ярты ел булды. Ансамбль югалтулары, уңышлары белән иҗади озын юл узды. Авылыбызда халкыбызның тормышын татар мәдәнияте белән бизәгән милләттәшләребез яши. Алар миңа дәрт бирде. 40 ел клуб мөдире булып эшләгән Нәзия Сиаутдинова, аның белән эшләгән, клубта түгәрәкләрдә катнашкан Роза Мостафина мактау сүзләренә лаеклылар. Алар эшләгән чорда ансамбль күп мәртәбә дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүген аларның барлыгын миңа бәхетнең елмаюы белән тиңлим. “Туган тел” җыр ансамбле буларак оештырылды. Ансамбльдә һәр катнашучы татар моңын, җырын яратты. Җырлар аркылы яшьләрне татар теленә дә өйрәтәбез, милли тәрбия бирәбез, рухи яктан баетабыз. Безгә кунакка исән чагында Төмән шәһәреннән Вәлимә апа Ташкалова еш килеп, киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Ул безнең ансамбльне бик ярата иде. Җыелышкан саен аны җылы сүзләр белән искә алабыз. Репертуарыбызда йолаларга, гореф-гадәтләргә багышланган җырлы-биюле күренешләр күрсәткән чыгышлар күп булганга, аның тәкъдиме белән, ансамблебез 2009 нчы елны фольклор-этнография ансамбле дип аталды. Беренче “Түгәрәк уен” халыкара фольклор фестивалендә без уңышлы чыгыш ясадык. Кызганычка, репетицияләргә тулы составта җыелу катлаулы. Арабызда өлкән яшьтәге җырчылар, эшләүче баянчыларыбыз бар. Хәзер мин клуб мөдире булып эшләмәсәм дә, “Туган тел” ансамблен җитәклим. Безнең хезмәтебезне, “Туган тел”нең уңышларын өлкәбездә дә күрделәр, таныдылар. Ковид пандемиясе тәмамлангач, милли, дини бәйрәмнәрдә катнашырга планлаштырабыз. Яңа җырларыбызны яңа милли костюмнарда башкарсак, тагын да матур булыр иде дип хыялланабыз. Тубыл районы татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау чарасында “Эх, дускаем” дип аталган җырны башкарырга уйлыйбыз. Гореф-гадәт, йолаларыбыз, җырларыбыз аркылы халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән әле күп еллар тамашачыларыбызны таныштырырга язсын, – дип сөйләде.

Хезмәт ветераны Асия апа тормыш иптәше Фәрит абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унбер оныклары, бер оныкчыклары да бар. Асия апа гаиләсенә, авыл халкына, апа-сеңелләренә, ансамбльдә күп еллар катнашкан 85 яшендәге җырчылары Рауза Назыйровага, Саҗидә Рәхимҗановага, кул эшләре белән шөгыльләнгән Нәфисә апа һәм Нәҗип абый Тузмөхәммәтовларга, мөнәҗәтләр башкаручы Наҗия апа Сиаутдиновага, баянчылары Радик Мусин белән Йолдыз Сәетовка рәхмәтләрен белдерде.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*