tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ябык әдәби бәйгене йомгаклау тантанасы узды
Ябык әдәби бәйгене йомгаклау тантанасы узды

Ябык әдәби бәйгене йомгаклау тантанасы узды

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ябык әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде.

«Бәйгегә 1500гә якын әсәр килү безнең рухи байлыгыбыз турында сөйли. Әлбәттә, бу бәйге дәвам итәргә тиеш. Мин аны дәвам иттерергә вәгъдә бирәм», – диде ул бәйгене йомгаклау тантанасында.

Бәйгене йомгаклау тантанасы бүген — Халыкара туган тел көнендә — Татарстан Язучылар берлегендә узды. Җиңүчеләрне котлау тантанасы әдәби-музыкаль кичә рәвешендә оештырылган иде. Кичәне Зөлфия Вәлиева белән Илдар Кыямов алып барды. Яшь җырчылар Илүсә Хуҗина һәм Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.

Җиңүчеләрне жюри рәисе Ркаил Зәйдулла һәм төрле жанрларда жюри әгъзалары булган Разил Вәлиев, Әлфәт Закирҗанов һәм Вакыйф Нуриев котлады.

Ркаил Зәйдулла татар әдәбиятында бөтен жанрларны колачлаган мондый масштаблы бәйгенең узганы булмавын ассызыклады. «Конкурска әсәрләрнең күп килүе язучыларның потенциалы турында сөйли. Димәк, әле бездә дары бетмәгән», — диде ул.

Бәйге җиңүчеләренә дипломнарны һәм сертификатларны Марат Әхмәтов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды. Марат Әхмәтов язучыларны бер сафта булып телебез язмышы өчен көрәшергә чакырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*