tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә татар хатын-кызларының өченче төбәкара Форумы узды

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә татар хатын-кызларының өченче төбәкара Форумы узды

Бу ханымнар өлкәнең дистәләгән шәһәр, авылларында яшәп, һөнәрләре һәм яшьләре төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә. Аларның телләре һәм диннәре бер, тарихлары һәм мәдәнияте уртак. Сүзебез Ульяновск өлкәсендә узган татар хатын-кызларының өченче төбәкара Форумында катнашучылар турында бара. Димитровград шәһәрендә узган быелгы җыенга Самара, Пенза өлкәләреннән, Татарстан һәм Чувашстан республикаларыннан байтак кунаклар чакырулы иде. Төбәкнең татар автономиясе белән өлкә диния назарәте оештырган мәртәбәле Форумда яңгыраган кайбер фикер-тәкъдимнәрне безнең хәбәрчеләребез дә тыңлап кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*