tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның 84нче татар гимназиясендә “Яшь блогерлар клубы” (Клуб юного блогера) эшли башлады
Уфаның 84нче татар гимназиясендә “Яшь блогерлар клубы” (Клуб юного блогера) эшли башлады

Уфаның 84нче татар гимназиясендә “Яшь блогерлар клубы” (Клуб юного блогера) эшли башлады

Уфаның 84нче татар гимназиясендә “Яшь блогерлар клубы” (Клуб юного блогера) эшли башлады.

Җитәкчесе: “ТНВ-планета” каналының Башкортстандагы хәбәрчесе, тележурналист Миләүшә Латыйпова.

Балалар интервью алырга, текстлар язарга, видеокамера белән эшләргә, видеомонтаж осталыгына өйрәнә. Cоциаль челтәрләр белән якыннанрак таныша. Шулай ук дәресләрдә актерлык осталыгы һәм тавыш белән эшләү дә каралган.

Әлеге вакытта балалар милли проектның видеопрезентациясен әзерләү белән мәшгуль. Клубка төрле милләт балалары йөри. Киләчәктә татарча видеорепортажлар, радиотапшырулар, мәктәп газетасы чыгару планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*