tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт җанлы мөгаллимә
Милләт җанлы мөгаллимә

Милләт җанлы мөгаллимә

Бүгенге язма милләт җанлы мөгаллимә – Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22нче санлы татар мәктәбенең директоры урынбасары, танылган биология укытучысы Зөлфия Абдулкәбир кызы Нигматуллина турында.

Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кадерле шәхесебез ерак Кыргызстанның Ош өлкәсе Кызыл-Кия шәhәрендә ишле шахтёр гаиләсендә туа. Гаиләдә өч кыз бала һәм бер ир бала тату гына үсәләр. Барысы да белем алып, олы тормышта үз юлларын таба. Өч кыз – апалы–сеңелле Гөлфия, Розалия һәм Зөлфия укытучы һөнәрен сайлыйлар. Зөлфия Абдулкәбир кызы ерак далалардан мәркәзебез Казанга килеп укырга керә һәм 1996 елда педагогия университетын уңышлы гына тәмамлый. Татар халкының милли гореф–гадәтләрен саклап, аларны үтәп яшәгән гаиләдә үскәнгә, Казаныбыз тартып китергәндер инде аны шундый ерактан. Акыллы, зирәк, биология фәнен нык белүче Зөлфия Абдулкәбир кызын университетта кафедрада эшкә калдыралар. Тик язмыш җилләре аны 1997 елда Димитровград шәһәренә алып килә. Ул 22нче мәктәпкә биология укытучысы булып урнаша. Тәләпчән, ачык йөзле һәм киң күңелле укытучы балалар белән уртак телне тиз таба.

2004 елда әлеге бинада татар милли-мәдәни компонентлы 22нче мәктәп ачылгач, тәҗрибәле укытучы, һич тә икеләнмичә, анда эшләргә ризалаша. Озакламый аны уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар. Олы хөрмәткә лаек Зөлфия Абдулкәбир кызы яңа эш алымнары кулланып, милли мәгарифкә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр оештырып, һәр укытучыга киңәшче булып көне–төне хезмәт куя. Нинди генә сорау белән мәрәҗәгать итсәң дә, аңардан һәрвакыт төпле, дәрәҗәле һәм аңлаешлы җавап ишетәсең. Аның үзенең дә һәр дәресе бик бай эчтәлекле итеп, заманча яңа ысуллар белән үткәрелә. Таләпчән, мөһим мәсьәләләрне оста, уңышлы чишүче җитәкче ул. Тынгысыз йөрәкле Зөлфия Абдулкәбир кызы мәктәбебезнең дәрәҗәсен күтәрү, белем бирүнең сыйфатын арттыру максатында бик күп көч куя. Аның тәүлегендә 24 сәгать кенә түгел, һичшиксез, күбрәк!

Ә гаиләсендә ул уңган, тырыш хуҗабикә, балалары өчен яраткан әни. Тормыш иптәше Марат Мансур улы белән озак еллар каенатасын – Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур аганы кадерләп карадылар. Бүген каенсеңелесенә олы хөрмәт күрсәтеп тәрбиялиләр. Балалары Сабина белән Шамил Казан шәһәрендә югары уку йортларын тәмамлап, үзләренең яраткан ярлары белән матур гына тормыш кичерәләр. Сабина Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамлады, Шамил КАИда укыды, хәзер программист булып эшли. Дәвамнары искиткеч тәрбияле һәм ышанычлы.

Биология укытучысы булган Нигматуллиннар бакчасында нинди генә үсемлекләр үсми! Аларның өй яннары матур чәчәкләр белән тулган. Зөлфия Абдулкәбир кызы аш–суга һәм төрле яшелчәләр тозларга бик тә оста инде. Ике катлы йортны пөхтә тотып, еш килгән кунаклардан бер дә авырсынмыйча, һәрбесенә олы сый–хөрмәт күрсәтә ул. Бу кунакчыл өйнең ишеге бер дә ябылмый. Туганнарына, дусларына гаилә башлыгы да, аның татар җанлы хәләл җефете дә һәрвакыт бик шат. Аларны ачык йөз белән каршы алалар, мунча кертеп, күчтәнәчләрен биреп озатып калалар. Нигматуллиннар – бөтен яктан да бик күпләр өчен үрнәк булырлык чын татар гаиләсе.

Салкын февраль аенда туса да, Зөлфия Абдулкәбир кызы – олы йөрәкле, киң күңелле, тырыш, чибәр һәм уңган кеше. Ул – татар халкының якты йолдызы. Аны күркәм юбилее уңаеннан чын күңелдән тәбриклибез һәм корычтай нык исәнлек, иҗади уңышлар, балаларының, якыннарының игелеген күреп озак еллар бәхетле булып яшәвен телибез. Төпле киңәшләре, ярдәме өчен олы рәхмәтләребезне юллыйбыз!

Нурия ХАФИЯТУЛЛОВА, Димитровград шәһәре
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*