tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучым – горурлыгым
Укучым – горурлыгым

Укучым – горурлыгым

Казандагы 137нче урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Айзилә Хәмидуллина республика күләмендә татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада призер булды.

Олимпиадаларда катнашу укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадага әзерләгәндә өстәмә чыганаклардан файдаланып, иҗади эзләнергә кушам. Бу укучының фикерләү сәләтен үстерә, грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерә, сүзгә осталыгын баета. Укучы никадәр күбрәк укыса, шулкадәр белемлерәк, зыялырак була.

Мин үзем укучыларымның талантын ачыклау өстендә эш алып барам. Шундый укучылар арасыннан Айзилә – мәктәбебезнең иң яраткан һәм өметле укучыларыннан берсе. Аны яратмаска мөмкин түгел. Айзилә –  уку отличнигы, биюче, шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә дә җиңүче, сыйныф тормышында да иң активы. III сыйныфтан бирле татар теле буенча үткәрелә торган «Винкинг» олимпиадасында призер булып килә. Ул – эзләнүчән, иң тырыш укучыларымның берсе.

Айзилә гади генә гаиләдә татар теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә соклану хисе алып тәрбияләнә. Ул табигатькә гашыйк. Шуңа да аның күңеле матур. Сыйныфташлары да аны яраталар, аның фикерләрен тыңлыйлар. Мондый укучы белән ничек горурланмаска мөмкин! Ул бөтен матурлыкны, тырышлыкны үзенә җыйган. Мин – аның сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Киләчәктә дә аңа һәрдаим уңышлар юлдаш булсын дип телим.

Гаиләләре дә туган телебезне саклау һәм үстерү өстендә үрнәк булып торалар. Үзләренең туган як табигатен яратып, аның белән горурланалар, аны онытмыйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен гаиләләрендә дә саклап яшиләр.

Гөлнара Сафина, Казандагы 137нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*