tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Буадагы әкиятле бәйрәм

ВИДЕО: Буадагы әкиятле бәйрәм

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чара район үзәк китапханәсендә узды. Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханәчеләр, чакырылган кунаклар катнашты. Видеоэлемтә аша кызыклы аралашу да оештырылды. Бу хакта тулырак алдагы материалда.

Бәйрәм чарасы нәниләр әзерләгән җыр-бию номерлары белән башланып китте.  Балалар саф татарча итеп шигырьләр сөйләде, мәкальләр әйтте.

Катнашучылар үзләре иҗат иткән әкиятләр дә сөйләделәр. Районда яшәүче милләт халыкларының традицияләрен, көнкүрешен саклауга багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.

Чараның иң кызык өлеше – Брестта яшәүче Михаил Туруновский белән видеоэлемтә аша аралашу булды. Ул – танылган хәрби табиб-хирург Михаил Туруновскийның оныгы. Оныгы Михаил Туруновский – публицист, язучы, тарихчы, китаплар, әкиятләр авторы. Соңгылары татар теленә дә тәрҗемә ителгән.

Бәйрәмдә катнашучыларны Буа муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.

Әлеге тантаналы чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга старт бирде. Агымдагы елда мондый бәйрәмнәр әле тагын да булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*