tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярдәме чиксез аның
Ярдәме чиксез аның

Ярдәме чиксез аның

28 февральдә 60 яшен тутырган Назыйм Абдулмөҗип улы Юсипов шушы түгәрәк туган көнен зур тормышчан һәм хезмәтчән юбилейлы казанышлар белән каршылады. Мәсәлән, К.Октябрь райпосы белән 25 ел инде уңышлы җитәкчелек итә, ә гомуми хезмәт стажы 40 елга тиң.

Һөнәри кәсебе буенча профессиональ пешекче буларак, Ватаныбыз каршындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, ул үзенең төп хезмәт юлын 1981 елда Түбән Новгород өлкәсендәге туган авылы Кече Рбишча мәктәбе ашханәсендә башлый. Үҗәтлеге, фидакарьлеге һәм чиксез тырышлыгы белән оештыру сәләтен түрәләр күреп ала һәм аны районга эшкә чакыралар. Шуннан хезмәт баскычлары буенча өскә атлый да инде хөрмәтле юбилярыбаз. Ә туган авылы, газиз милләте һәм милли районы патриоты буларак, Назыйм әфәнде җәмәгатьчелек эшчәнлегенә дә җиң сызганып керешә. Иҗтимагый активлыгы, халык каршындагы абруе, югары белемле һәм зур тәҗрибәле җитәкче булуы аркасында ул өч тапкыр Земство җыены депутаты итеп сайланды, Закон чыгару органында иң җаваплы бюджет комиссиясе рәисе булып торды.

Назыйм Мөҗиповичның халкыбыз файдасына кылган хәйриячелек эшчәнлеге дә киң кырлы. Районда бер генә мәдәни яки спорт бәйрәмнәре аның булышлыгыннан башка узмый. Ә безгә ярдәм йөзеннән ул райондагы 17 татар авыллары кибетләренә ярты ел саен “Туган як” газетасын яздырып бара.

Хөрмәтле юбилярыбызны ихластан гомер бәйрәме белән котлыйбыз, чын күңелдән исәнлек, гаилә бәхете һәм мәхәббәте телибез!

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*