tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы да, кондитер да
Укытучы да, кондитер да

Укытучы да, кондитер да

ХАТЫН-кыз гомер-гомердəн гаилə учагын саклаучы, йорт- җирне тəртиптə тотып, аш-су əзерлəүче, хуҗабикə, кыскасы, хатын-кызга гына хас булган вазифаларны башкаручы буларак кабул ителə. Əмма заманалар үзгəрде – хəзер инде көчсез затларыбыз ир-атлар белəн беррəттəн диярлек барысын да булдыра – җитəкче урыннарда да эшли, уңышлы карьера да төзи, ə инде руль артында һəр ике хатын-кызның берсе дисəк тə ялгышмабыз.

Шул ук вакытта ир-егетлəр дə, ничек əйтмешли, бар яктан да универсал – үзлəренең төп вазифаларыннан башка аш-су əзерлəү белəн шөгыльлəнүчелəр байтак. Кайсылары пешекче, сатучы, чəчтараш кебек һөнəрлəрне үзлəштереп, шул өлкəдə уңышлы гына хезмəт итсə, икенчелəре өчен бу шөгыльлəр төп хезмəтеннəн кала бер мавыгу, хоббига əйлəнə. Менə бүгенге язмада яраткан шөгыле аш пешерү булган бер егет солтаны белəн таныштырып үтəсебез килə сезне, хөрмəтле укучыларыбыз – ул да булса, Түбән Новгород өлкәсендәге Яндавишча мəктəбенең информатика һəм физкультура укытучысы Илдар КОТДУСОВ.

Илдар яшүсмер чактан бирле диярлек үзен генə туендырырдый гади ашлар əзерлəргə өйрəнгəн, ə инде ике ел элек бу мавыгуы ярат- кан шөгыленə əйлəнгəн. Язма герое белəн якыннанрак танышу өчен бераз аның биографиясенə тукталып үтик. Илдар Яндавишчада Рəйсə һəм Рамил Кот- дусовлар гаилəсендə өч туганның уртанчысы булып үсə, җирле мəктəпнең тугыз классын тəмамлап, Лукоян педучилищесына укырга китə. Нəкъ менə педагог һөнəрен сайладың дигəн сорауга: “Ул вакытта безнең мəктəп директоры булып Фəрит абый Хайруллин эшли иде. (Редакциядəн. Фəрит Фатехович ике дистə елдан артык Кызыл Октябрь район мəгариф комитетын җитəклəде, инде дистə елдан артык Уразавыл мəктəбе директоры). Ул үзенең тəҗрибəле карашы белəн миндə булачак укытучыны күргəн дип белəм һəм шул юлны сайларга тəкъдим итте. Мин аның төпле киңəшен тыңлап, Лукоян педучилищесына укырга кердем һəм моңа бер дə үкенмим, хезмəтемне яратам, мəктəпкə шатланып килəм, Фəрит абыйга миңа дөрес юл күрсəткəне өчен рəхмəт”, – дип җавап бирде. Һəм ул бүгенгəчə, инде өченче дистə ел шул юлдан атлый, педучилищены уңышлы тəмамлап, читтəн торып югары белем дə алган. Хезмəт юлын Илдар педучилищеның өченче курсында укыганда башлый – башлангыч класслар укытучылары җитмəү сəбəпле, 3 классны бирəбез дип туган мəктəбенə чакырталар, ə укытырга 1 классны бирəлəр. “Бераз каушый калдым, үземə дə бит əле 17 генə яшь иде, əмма булдырдым, беренчене укытып чыгаргач, педучилищены тəмамладым, аннары хəрби бурычымны үтəдем, кабат мəктəпкə килгəндə, ул укучыларым 5 класста иделəр һəм мине класс җитəкчесе итеп билгелəделəр дə, 11не тəмамлаганчы алып бардым үзлəрен”, – ди Илдар.

Тагын да бер кызыклы факт – аның булачак тормыш иптəше Динара нəкъ шул класс укучы- сы була, Илдар аны 1 класстан алып үзе өчен тəрбиялəгəн кебек килеп чыга. Əлбəттə, Динара буйга җитеп, матур кыз булгач кына анарга күзе төшə һəм 12 ел элек гаилə корып, Динара Котдусовлар гаилəсенə килен булып төшə һəм бүгенгəчə Илдарның əти-əнисе белəн бергə дус-тату гомер итəлəр. Яшьлəр төп йорттан ерак түгел, урам аша гына яңасын да төзи баш- лаганнар, тотынган эш төгəллəнер, əлбəттə. Ə хəзергə ике балалары – кызлары Лилия белəн уллары Самир əби-бабай тəрбиясе алып үсə, Лилия 1 класс укучысы, 5 яшьлек Са- мир мəктəп каршындагы мəктəпкəчə балалар төркеменə йөри. Инде Илдарның хоббисына кайтыйк. Ул күптəн аш-су əзерлəргə өйрəнгəн дип югарыда язып үттек, ə үзе əйтмешли, илһам килгəндə һəм вакыт булганда ике-өч ел элек бу эш белəн күбрəк шөгыльлəнə башлый. Ə илһам килгəндə, телəк булганда вакыт табыла ул. Пылау, итле-бəрəңгеле ашлар, төрле са- латлар, коймаклар, пицца, тортлар – барысы да телеңне йотарлык килеп чыга аның, хəтта туңдырма, мармелад кебеклəрне дə булдыра, скумбрия балыгын да бик тəмле итеп ыслый, сыр да эшли икəн. “Рецептларны интернеттан алам, беренче пешергəн тортым “Птичье молоко” иде, рецептымы яхшы булган, минме тырышып эшлəпмен, əмма бик матур һəм тəмле итеп килеп чыккан иде, гаилəмə ошады, аларның мактау сүзлəре канатландырды. Аннары “Молочная девочка”, “Нутелла” һəм башкаларын да эшли башладым, баллы тортны инде əйткəн дə юк. Кайчак килеп чыкмаса, мин ул рецептны артык кабатламыйм, ə уңганнарыныкын саклый килəм”, – ди Илдар. Динара белəн бергəлəпме эшлисез дигəч: “Юк, мин кемгə дə тотынырга бирмим, Динарага савыт юарга гына рөхсəт итəм, аш эшлəгəндə бит савыт күп пычрана”, – диде ул көлеп.

Бəйрəмнəргə, туган көннəргə матур, тəмле тортлар пешерə, барлык кирəкле ингредиент- ларны да үзе кайгырта икəн. “Илдар кайсы кибеттə сыйфатлы товар сатылганны белə, рецептлары, киңəшлəре белəн бүлешə”, – ди аның хезмəттəше Рушания ханым Ильясова. Əлегə катлама, пончик, төрле эчлеклəр белəн əзерлəнгəн бəлеш, кыскасы, чүпрəле камыр белəн эш иткəн юк, əмма аларны пешерергə өйрəнүне дə үзенə максат итеп куйган, ə инде булдыра алуына шик юк. Мал-туарны күплəп асрамый Котдусовлар, иген бик кыйммəт, ди Илдар, ə яшелчə-җимешен, бəрəңгесен күплəп үстерə, кыяр-помидор рассадасын ул шулай ук үзе үстерə. Талантлы кеше бар яктан да талантлы дигəндəй, уңган кеше дə бар яктан да уңган була шул, чын ир кеше барысын да булдыра, ə инде хатын-кызга хас булганына тотынса, “аһ” итəрди китереп чыгара. Затлы рестораннарда эшлəүче билгеле пешекчелəр, чəчтарашлар, бөтен дөньяга танылган кутюрьелар да бит күбесе очракта ирлəр. Билгеле кондитер, миллəттəшебез Ринат Агзамов кына да моңа ачык дəлил. Яшь чагында ук бу юлны сайлаган булса, бəлки, Илдар да шундыйлар сафында булыр иде, əмма кемгə ни язган, ул бүгенге тормы- шыннан бик канəгать – гаилəсе белəн матур итеп яшилəр, эш урынында хөрмəт итəлəр үзен, укучыларының уңышлары сокланырлык, бəхет өчен тагын ни кирəк? Шулай куйган максатла- рына ирешеп, төп һөнəренə дə, җан шөгыленə дə тугры калып яшəргə һəм эшлəргə язсын. Инде Илдар тəкъдим иткəн рецептларны да бастырабыз һəм алар укучыларыбыз арасын- да киң кулланыш табар дип ышанабыз.

Наилə ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*