tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян шәһәрендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр
Ульян шәһәрендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр

Ульян шәһәрендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр

Заволжье район хакимиятендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр. Алар арасында татар гаиләләре дә бар иде.

Мөхәммәтша Дәүләтша улы белән Флера Абдулла кызы Касимовлар менә илле сигез ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек белән бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтүне бәхетле гаилә тормышының нигезе итеп саныйлар. Гүзәл һәм Луиза исемле ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде аларның 4 оныклары белән 4 оныкчыклары да бар.

Ә Вильдан Гобәйдулла улы белән Вәсилә Котдус кызы Нугаевлар быел Алтын туйларын билгеләп үтәләр. Иң зур байлыгыбыз – 3 балабыз белән 4 оныгыбыз, ди алар. Нугаевлар сүзләренчә, тормыш юлында бер-береңне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәсәң, мәхәббәт хисе бары тик ныгый гына бара.

Бик күпләргә үрнәк булып гомер итүче бәхетле парларга Ульяновск өлкәсенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*