tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара
Ульянда Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара

Ульянда Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара

Шушы көннәрдә Ульянның Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара. Алтынчы тапкыр узучы быелгы фестивальдә 11 театр коллективы катнаша. Сембер төбәгендә эшләүче театрлар белән бергә Чувашстаннан, Татарстаннан килгән театрлар да чыгыш ясый.

Кичә эстафетаны Иске Кулаткы районының ярты гасырдан артык тарихы булган үзешчән сәнгать коллективы кабул итеп алды. Алар семберлеләргә Исламия Мәхмутованың «Күрәсем килгән иде» спектаклен тәкъдим итте.

Фестиваль 27 мартта – Халыкара театр көнендә – тәмамланачак. Чарада Ульяновск өлкәсенең мәдәният министры Евгения Сидорованың катнашуы көтелә.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*