tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да Нәүрүзне каршылау бәйрәме узды

ВИДЕО: Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да Нәүрүзне каршылау бәйрәме узды

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да Нәүрүзне каршылау бәйрәмен күңелле итеп оештырдылар.

Уку елының иң озын чиреге тәмамланган көн укучыларга зур  бәйрәмгә әйләнде. Укытучылар, укучылар, ата-аналар һәммәсе гимназиянең “Бүләк” базасы мәйданына җыйналды. Укучылар әти-әниләргә Нәүрүз бәйрәменә багышланган театральләштерелгән бәйрәм тамашасын күрсәтте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бил дә алыштылар,  Кыш бабай җиңелергә мәҗбүр булды.

Бәйрәм мәйданы һәркемгә ачык: укучылар иң матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Әти-әниләр белән берлектә балалар татар халкының яраткан уеннары- капкалы, чүлмәк вату белән беррәттән, хоккей кәшәкәсен тотып алка йөртү, парыңны тюбингка утыртып узышу, полиэтилэн капчык эченнән шуышып чыгу кебек парлы уеннарда көч сынашты. Укытучылар да ярышлардан читтә калмады, директордан башлап тәрбиячеләргә кадәр төрле бәйгеләрдә катнашты.  

Нәүрүз бәйрәме сый-нигъмәтсез, күчтәнәчсез буламы соң? Гимназиянең аш-су осталары кунакларны тәмле коймак белән сыйлады. Ата-аналар арасыннан шәхси эшмәкәр Рузалия Гәрәева олы казан белән пылау пешертте. Һәр сыйныфның әниләре чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, кош теле һәм башка милли ризыклар тулы табын әзерләде. Әтиләр күмер салып самавыр кайнатты, учак өстендә шашлык кыздырды. Бәйрәм тамашасы һәркемдә онытылмаслык матур тәэсир калдырды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*