tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динчеләр Тукайны укый
Динчеләр Тукайны укый

Динчеләр Тукайны укый

2021 елның 25 мартында Казанның “Ал мәчете”ндә “Итик милләткә иҗтиһад!” дип аталган әдәби бәйге үткәрелә. Бу турыда  оештыручылар вәкиле – “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе” мөдире  Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәбәр итә.

Әлеге конкурста мәдрәсә шәкертләре катнаша. Программа “Ал мәчет”нең фарыз залында Коръән укып багышлаудан башлана. Шәкертләр Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укуда ярышачак. Аларны сәламләргә һәм бәяләргә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчеләре, күренекле дин әһелләре, танылган татар шагыйрьләре, сәхнә осталары һәм зыялылары чакырылган.

Конкурска шигарь итеп  Г. Тукайның “Милләткә” әсәреннән

“Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне”

юллары алынуы мәдрәсәдә милли тәрбия бирүгә һәм Тукайга карата игътибарның ни дәрәҗәдә булуын аңлатса кирәк. Мондый тәҗрибә башка дини һәм дөньяви уку йортлары өчен дә үрнәк булырлык.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*