tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кузбасс Хөкүмәте рәисе белән очрашты
Милли Шура рәисе Кузбасс Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Милли Шура рәисе Кузбасс Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Бүген Кемерово шәһәренә эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Кузбасс Хөкүмәте рәисе В.Н. Телегин белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында Кемерово шәһәрендә узачак Сабантуйны бәйрәм итүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның июлендә Кемероволылар Кузбассның 300 еллык юбилеен каршылаячак. Татар халкының милли бәйрәмен әлеге вакыйгага багышлау турында карар кабул ителде.

Программа нигезендә, 26 июнь көнне Топкино муниципаль берәмлегендә Сабантуй бәйрәменә нигез салачак ат чабышлары узачак. 27 июньдә рәсми ачылыш була, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның катнашуы көтелә.

Милли көрәш, уен һәм интерактив мәйданчыклар, иҗат коллективларының чыгышлары – болар барысы да Кемерово шәһәрендәге Сабантуй программасының бер өлеше булачак.

Билгеле булганча, бәйрәмгә күмер сәнәгате үсеш алган регионнардан татар делегатлары киләчәк.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*