tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы
IX  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

2021 елның 31 март – 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак, чит илләрдән кунаклар да көтелә. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Тукай районына сәфәр каралган.

Җыенның рәсми ачылышы 31 март көнне ТР Фәннәр Академиясенә узачак, соңрак эшмәкәрләр 5 төркемгә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

1.Татар авылының бүгенге яшәеше һәм киләчәге;

2.Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механикалаштыру);

3.Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү – сәламәт милләткә туры юл;

4.Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре;

5.Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру: яңа мөмкинлекләр.

Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы авылларына  сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

2 апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган.  Алар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Татарлар” газетасының 10 еллыгына багышланган тантаналы чара карый алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*