tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кузбасста Сабан Туен оештыру комитетының эш киңәшмәсендә катнашты
Васил Шәйхразыев Кузбасста Сабан Туен оештыру комитетының эш киңәшмәсендә катнашты

Васил Шәйхразыев Кузбасста Сабан Туен оештыру комитетының эш киңәшмәсендә катнашты

Бүген, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кузбасста Сабан Туен оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашты.

Кузбассның мәдәният һәм милли сәясәт министры Марина Евса киңәшмәдә катнашучылар белән таныштырды һәм Кузбасста Себер Сабантуен оештыру буенча төп мәсьәләләрне билгеләде.

Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының әлеге чараны оештыруда катнашуы турында сөйләде һәм Сабан туен уздыру өчен сайланган мәйданның 15 июньдә әзер булырга тиешлеген ассызыклады.

Шулай ук Милли Шура рәисе  чараны Бөтендөнья шахтерлар Сабантуе дип исемләргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы башка төбәкләрдән кунакларны җәлеп итү бурычын үз өстенә алырга әзер. Сабан Туе Томь елгасы ярында урнашкан Мәскәү мәйданында узар дип көтелә.

2021 елның 26-27 июнь көннәренә планлаштырылган Сабан Туе программасында төрле чаралар: иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, күргәзмәләр,  конкурслар, ат чабышлары, “Татар утары” кебек яңа объектлар урнаштыру һ.б. каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*