tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узды
Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узды

Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узды

Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

         Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.

2009 елның сентябрендә Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең  64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.

Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала. Нәкъ көн белән төн тигезләшкән көнне, 21 мартта, Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәге каршындагы мәйданда  Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Нәүрүз бәйрәменә Йошкар-Ола шәһәрендә эшләп килүче төрки халыкларының  милли мәдәни мөхтәрияте вәкилләре чакырылгын иде.

Бәйрәмне, котлау сүзләре белән, Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Зәйнелгәраб улы Гайсин ачып җибәрде. Бәйрәмгә килгән барча кунакларны  Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр  эшләре  буенча  министр урынбасары Галина Степан кызы Ширяева котлады. Кыргызстан, үзбәкстан, таджикистан, төркмәнстан, әзербәйҗан диаспоралары вәкилләре тамашачыларны Яңа көн – Яңа ел белән котлап, Нәүрүз бәйрәмендә  үзләрендә  генә үткәрелә торган уеннарны уйнап күрсәттеләр.

Республика татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре  быел да Нәүрүз бәйрәме  йоласын халыкка күрсәттеләр. Балалар алып килгән ярмаларны йоласына туры китереп җыеп алып, шул ярмалардан тәмле “Карга боткасы” (җиде төрле ярмадан) пешерелде. Яңа ел бары тик тазалык, сөенечле көннәр алып килсен дип “Ут иясен” каймак белән сыйлый-сыйлый теләкләр әйтелде. Агач ботакларына яхшы теләкләр теләп ак тасмалар бәйләнде, ә инде чирләр, борчулар китсен дип кара тасмалар утка ыргытылды.

Татар халкында бер бәйрәм дә  уенсыз, җырсыз – биюсез узмый. Тамашачылар һәм балалар өчен уен мәйданнары эшләде: берсен – берсен уза – уза капчык киеп йөгерү, кашык кабып йомырка ташу, аркан тартышу һәм башка уеннар.  Беркем дә  бүләксез калмады. Ә инде җырчыларыбыз үзләренең моңлы җырлары, биюче кызларыбыз дәртле биюләре белән тамашачының күңелен җилкендерде.

Республика татар мәдәнияте узәге методисты

Рәмзия Әүхадуллина

Йошкар-Ола шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*