tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Сабантуйга әзерлек бара
Ульяновск өлкәсендә Сабантуйга  әзерлек бара

Ульяновск өлкәсендә Сабантуйга әзерлек бара

Ульяновск шәһәренең Тимерьюл район администрациясендә Сабантуй бәйрәмен оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Ульяновскның Тимерьюл районында Сабантуй күптән инде традициягә кергән һәм бөтен халык теләп, яратып йөри торган бәйрәмгә әверелде. Бу районда милли бәйрәмгә алдан һәм ныклап әзерләнәләр. Шушы көннәрдә генә район хакимиятендә хезмәт һәм җыр тантанасын оештыру комитетының утырышы узды.

“Чираттагы, унөченче Сабан туебыз 4 июньдә “Винновская роща” паркында узачак. Бәйрәмдә биш меңгә якын ульяновскилы, шулай ук Татарстан белән Чувашиядән, Самара өлкәсеннән кунаклар катнашуы көтелә. Район хакимияте башлыгы Алексей Онищенко җитәкчелек иткән оештыру комитетына татар автономиясе советы вәкилләре, шәһәрнең үзәкләштерелгән клуб системасы, парк һәм ЗАГС бүлеге җитәкчеләре, район администрациясе белгечләре керә. Район Сабан туенда балалар, халык уеннары, көрәш, “Уйнагыз, гармуннар” мәйданчыклары һәм үзәк сәхнә эшләячәк. Бәйрәм программасында юбиляр гаиләләрне, яшь парларны, Россия армиясенә китүче призывниклар белән медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү каралган. Ә татар сәхнәсе йолдызлары, үзешчән сәнгать осталары моңга сусаган тамашачы өчен бай концерт программасы әзерли”,- ди Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең район советы җитәкчесе Рамил Абитов.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*