tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды
Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Җиңү көне алдыннан Мәскәү Кремлендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды. Башкалада яшәүче татарлар, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен, Маршал Жуков һәйкәле янында җыелды.

Билгесез солдат каберенә кызыл канәфер һәм роза чәчәкләрен салган чакта Россия Дәүләт гимны яңгырады. Катнашучылар арасында медиаклуб вәкилләре, татар музыкантлары, язучылар, иҗтимагый фондлар һәм оешмалар җитәкчеләре, балалары белән килгән ата-аналар бар иде. Чарада шулай ук Кызыл мәйданда бәйрәмчә тезелүдә катнашкан Россия геройлары да булды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Шулай ук Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы офицерлар клубы әгъзаларына, Мәскәүдә хезмәт итүче татарстанлыларга уңышлар теләде.

«Бездә исемлектә (офицерлар) ике йөздән дә артык кеше, шуларның унтугызы –  Россия Геройлары. Алар арасында генерал-полковниклар, генерал-лейтенантлар, генерал-майорлар бик күп», –  дип сөйләде Әхмәтшин.

Ул клубның патриотик зур эш башкаруына игътибар итте. Офицерларның күбесе Татарстанга яшь курсантлар белән очрашуларга килә, республикада да, башкалада да батырлык дәресләре үткәрә. Мәскәүдә алар даими рәвештә Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә йөри, кече буынга Ватан геройлары язмышы турында сөйли.

«Иң мөһиме –  үз тарихыңны онытмау һәм аны берәүгә дә яңадан язарга рөхсәт итмәү. Бу васыятьне безгә мәрхүм бөек полководец –  армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев калдырды», –  дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*