tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты
Ульяновск өлкәсендәге татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Ульяновск өлкәсендәге татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе әгъзалары Идел буйлап теплоходта сәяхәткә чыкты. Чарада катнашучыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов сәламләде. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе хәбәр итә.

Җирле иҗат әһелләре үзләренең киләчәккә планнары белән уртаклашты, шигырьләрен укыды.

Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов үзенең чыгышында агымдагы елда нәшер ителгән китаплар хакында бәян итте. Җирле язучылар киләчәктә “Сембер язлары” альманахының чираттага санын әзерләргә дигән фикерне хуплап чыкты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*