tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск районында узган «Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Ульяновск районында узган «Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Ульяновск районында узган «Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Ульяновск районында узган «Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчесе исеменә Яңа Бидәнге мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алия Минабутдинова лаек булды.
Конкурс Ишеевка балалар иҗат йорты һәм татар автономиясенең Ульяновск районы бүлекчәсе тарафыннан телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу максатында оештырылган иде.

Бәйгегә кызларның иң талантлылары, иң гүзәлләре җыелган иде. Бәйге өч турдан торды. Беренчесендә кызлар үзләре белән таныштырырга тиеш булды. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади яктан ачты. “Әнием белән бергә пешерәбез” дип аталучы биремгә кызлар аеруча тырышып әзерләнгәннәр. Алар әниләре белән бергә татар халык ашларын, бәйрәмнәрдә, туйларда табынга куя торган кыстыбый, гөбәдия, чәкчәк, зур бәлеш пешергәннәр иде.

Һәр катнашучы конкурска җитди әзерләнгән, кызларның татар телләрендә камил сөйләшүләре, үзләрен иркен тотулары, берсеннән-берсе матур чыгышлары жюри әгъзаларын таң калдырды.

Милли традицияләрне саклап калу максатыннан уздырылган бәйге, чын мәгънәсендә, бәйрәм булды. Жюри әгъзаларына чынлап та сайлап алу җиңелдән булмады, тик шулай да бәйге булгач җиңүчесез булмый. “Татар кызчыгы 2022” конкурсы җиңүчесе – Алия Минабутдинова. Икенче урында – Тимирязевка мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Айгөл Мифтахутдинова, өченче урында- Бирючевка мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лилия Халиуллова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*