tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләренең Буа районына сәфәре пленар өлеш белән тәмамланды
Татар эшмәкәрләренең Буа районына сәфәре пленар өлеш белән тәмамланды

Татар эшмәкәрләренең Буа районына сәфәре пленар өлеш белән тәмамланды

Бүген, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында, делегатлар Буа районына бардылар. Алар  районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм биредә үз эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр белән таныштылар.

Программа пленар өлеш белән тәмамланды. Делегатларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.

-Бирегә килеп, райондагы эшмәкәрлекнең торышы белән танышуның максатлары бар. Беренчедән, бу үз-үзеңә бәя бирү. Әгәр дә инде сез мондагы хуҗалыкларны, эшчәнлекне күреп, бездә дә шулай бит, бар да дөрес оештырылган дип әйтә аласыз икән, димәк, сез алга барасыз. Икенчедән, мондый очрашулар бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу,  үз җирлегеңә яңалык алып кайту, элемтә урнаштыру ысулы. Бергәләп эшләү – безнең иң зур теләгебез, – дип билгелән үтте Милли Шура рәисе.

Шулай ук ул Буа районы Башлыгы Ранис Камартдиновка, бүгенге чараларны оештырган эшмәкәрләргә һәм хезмәткәрләргә делегатларны югары дәрәҗәдә кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновка, эшмәкәрләргә һәм бүгенге чараларны оештырган хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.

Пленар өлеш кысаларында Буа һәм күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үз товарларының күргәзмәсен оештырдылар. Биредә камыр ризыклары, каклаган каз, казылык, тәм-томнар һәм төрледән-төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*