tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзмәшгуль Венера Хөсәенова: Эшмәкәрлек эшен алып барыр өчен талант һәм теләк кирәк
Үзмәшгуль Венера Хөсәенова: Эшмәкәрлек эшен алып барыр өчен талант һәм теләк кирәк

Үзмәшгуль Венера Хөсәенова: Эшмәкәрлек эшен алып барыр өчен талант һәм теләк кирәк

Сарманнан үзмәшгуль Венера Хөсәенова фикеренчә, һәр кеше дә эшмәкәр булып китә алмый.

«Эшмәкәрлек эшен таланты һәм теләге булган кеше генә алып бара ала. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да көчле кешеләр генә җыелган дип әйтә алам. Аларның барысы да кайчан да булса егылган, торып баскан һәм эшен дәвам иткән. Хәзер безнең өчен авыр заман килде. Барлык эшмәкәргә дә саулык-сәламәтлек, сабырлык телим», — диде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенындагы чыгышында.

Венера Хөсәенова эшмәкәрлек эшенә әтисеннән өйрәнүен әйтте. «Әтием 1988 елда поселокта беренче төзелеш материаллары кибетен ачты. Мине дә үз эшенә җәлеп итте. Беренче товарын алгач, сату итәргә кушты. Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Шушы эшне ул миңа ышанып тапшырды. Шул вакытта ук мин план корырга өйрәндем», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*