tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Сабан туе уңаеннан бәйрәм концерты узды
Ульяновск шәһәрендә Сабан туе уңаеннан бәйрәм концерты узды

Ульяновск шәһәрендә Сабан туе уңаеннан бәйрәм концерты узды

Ульяновск шәһәрендә узучы XXII Федераль Сабан туеның беренче көне Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәнгать әһелләре катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Залга җыелган кунакларны Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Татарстан Президентының сәламнәрен җиткерде. Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русскихка Сабан туен уздыру өчен тудырылган шартлар, бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен зур рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм концертында катнашучыларны шулай ук өлкә Губернаторы исеменнән хөкүмәт рәисе урынбасары Евгений Лазарев сәламләде.

Иртәгә, 18 нче июньдә, Сабан туеның икенче көне.  Анда Татарстан Президентының катнашуы көтелә. Бәйрәм милли уеннар, көрәш, артистлар чыгышлары белән дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*