tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Федераль Сабан туенда ат чабышы җиңүчесен бүләкләде
Васил Шәйхразыев Федераль Сабан туенда ат чабышы җиңүчесен бүләкләде

Васил Шәйхразыев Федераль Сабан туенда ат чабышы җиңүчесен бүләкләде

Бүген Ульяновскида Федераль Сабантуй кысаларында шәһәр ипподромында ат чабышлары уза.

Ярышта катнашучылар төрле бүләкләр өчен көч сынаша: “Бөтенроссия Сабан туе” бүләк өчен, “Татарстан Республикасы бүләге”, ” Татарстан Республикасы Түбән Кама районы бүләге”, “Ульяновск өлкәсе губернаторы бүләге”, “Казан шәһәре бүләге, “Ульяновск шәһәре бүләге”, “Ульяновск ипподромы бүләге” һ. б.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиңүчене бүләкләде.  “Бөтенроссия Сабан туе” бүләге өчен узган ярышта  Андрей Вилкин Шэрами исемле аты белән беренче булып килде.

Ат чабышлары иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп бара.

“Татарстан Республикасы бүләге” өчен чабышта җиңүчене Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин бүләкләде.  Раил Габдрәшитов үзенең Победоносец Лок исемле айгыры белән җиңүче булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*