tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә яшәүче табиб Гөлсирә Физюковага “Россия Федерациясенең атказанган врачы” исеме бирелде.
Ульяновск шәһәрендә яшәүче табиб Гөлсирә Физюковага “Россия Федерациясенең атказанган врачы” исеме бирелде.

Ульяновск шәһәрендә яшәүче табиб Гөлсирә Физюковага “Россия Федерациясенең атказанган врачы” исеме бирелде.

Ульяновск шәһәре стоматология поликлиникасының баш врачы Гөлсирә Физюковага “Россия Федерациясенең атказанган врачы” исеме бирелде.

Президент Владимир Путин әнә шул хактагы указга кул куйды. Әлеге документта медикның медицина ярдәме күрсәткәндә югары профессионализмы һәм күпьеллык намуслы хезмәте билгеләп үтелә.

Танылган врачны дәүләт бүләге алуы уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских котлады.

“Хөкүмәт исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сәламәтлек саклау тармагындагы казанышларыгыз өчен Сезгә рәхмәт сүзләре әйтәм. Сезнең күпьеллык хезмәтегез бик мөһим һәм зур әһәмияткә ия, без аны югары бәялибез. Сезнең коллегаларыгыз һәм рәхмәтле пациентларыгыз стоматология ярдәме үсешенә зур өлеш кертүегезне, профессиональлек сыйфатларыгызны һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгызны билгеләп үтәләр. Сез яшь белгечләр өчен зирәк остаз да әле, бай тәҗрибәгез һәм тирән гыйлемегезне алар белән бик теләп бүлешәсез. Сезгә уңышлар һәм алдагы хезмәтегездә профессиональ казанышлар телим”,- диелгән Алексей Русскихның котлау адресында.

Белешмә өчен

Гөлсирә Гельмет кызы Физюкованың сәламәтлек саклау тармагында гомуми эш стажы 42 ел тәшкил итә, ул “Стоматологик ортопедия”, “Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге” белгечлекләре буенча югары квалификацион категориягә ия. Милләттәшебез – медицина фәннәре кандидаты. 2008 елдан остазлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Почет грамотасы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” ведомство күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*