Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә зур вакыйга – Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге ачылды
Ульяновск шәһәрендә зур вакыйга – Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге ачылды

Ульяновск шәһәрендә зур вакыйга – Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге ачылды

Бүген Ульяновск шәһәрендә, Илел аръягы районында Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге ачылды. Әлеге Үзәк карамагына 1 нче мәхәллә, Татар утары, татар халкының көнкүреше музее, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, дин һәм татар телен өйрәнү түгәрәкләре керә.

Мөхтәрәм кунаклар  – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, шәһәр башлыгы Александр Болдакин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннатуллин ,  Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин,  “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, имамнар, хәзрәтләр катнашты.

Әлеге Үзәкнең киләчәккә планнары һәм эшчәнлеге белән җирле автономия рәисе, әлеге проектның җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов таныштырып үтте.

Чыганак: Ульяновск “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*