Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра
«Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра

«Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра

2023 елның 17 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылачак. Биредә сатылачак барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды. Боларны гамәлгә ашыру өчен 1,5 ай вакыт китте.

Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50 дән артык иленнән кайтарылган: Россия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Иран, Малайзия кебек илләрдән. Барлыгы исә ярминкәдә сатып ачулылар өчен 400ләп сату ноктасы эшлиячәк. Россия экспонентлары арасында маркетта катнашу өчен Татарстанның 20 районы, шул исәптән Казан шәһәре, шулай ук Саха Республикасы вәкилләре дә бар. Кунакларга тәм-том, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык белән бәйле азыклар, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием-салым һәм косметика, шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 17 нче майдан 21 нче майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак. Маркет иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*