tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022нче елда Федераль Сабантуйны Ульяновск шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде
2022нче елда Федераль Сабантуйны Ульяновск шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде

2022нче елда Федераль Сабантуйны Ульяновск шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде

Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә узачак 2022 елгы Федераль Сабантуйга әзерлек буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И. Морозов, Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Р.Ф. Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары М.Р. Тукаев катнашты.

Биредә татар халкының милли бәйрәмен оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Аерым алганда, 2022нче елда Федераль Сабантуйны Ульяновск шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде.

Оештыру комитетын Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов җитәкләде, аның урынбасары итеп Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев сайланды. Оештыру комитетының беренче утырышы март уртасына планлаштырылган.

Сабантуй – татарларның билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Ульяновск өлкәсендә Федераль Сабантуй ике тапкыр: 2003 елда Димитровградта, 2009 елда Ульянда узды. Моннан тыш, 2016 елда Иске Кулаткада VII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*